Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Таныклыкны рәсмиләштергәндә яки алыштырганда нәрсә белергә кирәк?

Мототранспорт чаралары, М, А, В категорияле җиңел автомобильләр һәм А1, В1 подкатегорияле автомобильләр белән идарә итүгә чит ил хокук таныклыгын алмаштыру, теорияне ЮХИДИдә тапшырганнан соң, гадиләштерелгән формада уза.

Чит ил машина йөртү танык­лыгын автобуслар һәм йөк автомобильләре белән идарә итү хокукын раслый торган документка (С, D, CE, DЕ категорияләре һәм C1E, D1E подкатегорияләре) алмаштыру өчен, автомәктәптә аттестация узуны раслаган квалификация турында чит ил документын тәкъдим итәргә кирәк. Шулай ук теоретик һәм практик имтиханнар тапшырырга туры киләчәк.

Кагыйдәләр рус теле рәсми булган илләр гражданнарына кагылмый. Мәсәлән, Абхазия, Казахстан, Кыргызстан һәм Көнь­як Осетиянең машина йөртү таныклыгын юл йөрү кагыйдәләре теориясен тапшырганнан соң алыштыралар. Белоруссия таныклыклары ияләре имтихан тапшырмый.

Мәхрүм ителгәннән соң машина йөртү таныклыгын ничек торгызырга?

– Таныклыкны, мәхрүм итү срогы тәмамланганнан соң, кире кайтарырга мөмкин. Әгәр сез ЮХИДИ таныклыгын өч эш көненнән дә соңга калмыйча тапшыргансыз икән, аны суд карары үз көченә кергән көннән саныйлар. Кире очракта, срокны дәүләт автоинспекция­сенә таныклыкны тапшыру мизгеленнән санаячаклар.
 

Хокукны торгызу өчен, кирәк:

  • әгәр мәхрүм итүнең сәбәбе исерек хәлдә руль артына утыру булса, 003-В/у формасы буенча медицина белешмәсен алырга, башка очрак­ларда ул кирәкми;
  • хокук таныклыгы саклана торган ЮХИДИгә теорияне тапшыруга шәхсән язылыр­га. Әгәр анда имтихан кабул итмәсәләр, аны кайда тапшырырга мөмкин икәнлеген инспектордан ачык­ларга;
  • юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны түләргә.

Автомобильне сатканда элекке хуҗасына ПТСка имза куярга кирәкме?

– Машинаны сатып алучыга тапшырганчы, хуҗасы ПТСның «элекке милекчесенең имзасы» пунктын тутыра. Документта калган мәгълүматларны автомобильне теркәү вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре кертәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев