Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Суд, Ефремов эше буенча карарны, ашыгыч ярдәмне залга чакырганнан соң чыгара

Үлем белән тәмамланган исерек юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе Михаил Ефремовка Таган судында ирек чикләү чарасын сайладылар.

Шаһитлар әйткәнчә, актер читлектә елап җибәргән. Берничә минут алдан судка ашыгыч ярдәм чакырталар. Әмма медицина ярдәме авария сәбәпчесенә кирәк булмаган. Тыңлауда катнашкан журналистның хәле начарланган.

Михаил Ефремовны суд бинасы янына Мәскәү вакыты белән якынча 20:00 сәгатьтә алып киләләр. Артист бик боек була. Ул, рәшәткә артында гаепләнүчеләр эскәмиясендә утырган килеш, үксеп елап җибәрә.

"Күпме эчтегез? - Хәтерләмим. - Сез кайда эчтегез? - Мин сезнең белән сөйләшергә теләмим. - Сез үзегезне гаепле дип саныйсызмы? - Әйе, әлбәттә, таныйм. Кая барасың инде...» Суд артистка 2020 елның 9 августына кадәр өй аресты билгеләгән.

Исегезгә төшерәбез, 8 июньдә Михаил Ефремов Мәскәү үзәгендә Смоленск мәйданында юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булды. Актер исерек хәлдә Jeep Grand Cherokee автомобиле белән идарә иткән. Ул каршы як полосага чыга һәм ВАЗ (“Каблук”) белән бәрелешә. Ефремов шулкадәр исерек булган ки, полициягә бу фаҗиганең ничек килеп чыкканын да аңлата алмаган.

ВАЗ автомобиле йөртүчесе тимерләр арасында кысылып калган. Ул авыр җәрәхәтләр ала һәм реанимациядә үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев