Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сак бул, руль артында исерек

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл-транспорт хәрәкәте иминлеген даими контрольдә тота.

Аеруча юлларга исерек килеш чыгучылар игътибар үзәгеннән төшми. Чөнки андыйлар үзләренә генә түгел, башкаларга да куркыныч тудыра.

Автоинспекторларның соңгы планлы тикшерүендә Е.В.Бровиков һәм И.И Җамалиев йөртүендәге автомобильләр шикләнеп туктатыла. Шикләре шунда ук аклана: йөртү­­челәрнең исерек­леге йөзләреннән үк күренеп тора. Тоткарланучыларга, тикшерү ясалганнан соң, беркетмә төзиләр.

Җәмәгать судында гаепләнүчеләргә карата җәза билгеләнгәндә аларның элек РФ КоАП­ның 12нче маддәсе буенча җәлеп ителү-
ителмәве исәпкә алына. Чөнки бу маддә нигезендә икенче тапкыр эләксәң, сиңа карата җинаять җаваплылыгы кулланылырга мөмкин.
Судья бу кешеләрне машина йөртү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм иткән һәм 30 мең сум күләмендә штраф салган.

Яшел Үзән муниципаль районы юл-транспорт хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев