Рейдлар башланды
ЮХИДИ

Рейдлар башланды

Агымдагы елның 29 декабреннән 31енә кадәр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобиль юлларында профилактик рейдлар уздыра.

Рейд барышында инспекторлар юл-транспорт хәрәкәтендә катнашучыларны Яңа ел белән котлаячак, аларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр, яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырачак.

Бәйрәмнәрдә, гадәттә, автомобильчеләр ашыга, шул сәбәпле юл-транспорт фаҗигаләре дә чыгарга мөмкин. Димәк, сак булырга, гомерләрне куркыныч астына куймаска кирәк.


Нет комментариев