Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Прокурор күрсәтмәсеннән соң түләгәннәр

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы хезмәт законнарын бозу очракларын ачыклаган.

Прокуратура тарафыннан Яшел Үзәндәге җаваплылыгы чикләнгән бер җәмгыятьтә хезмәт законнары таләпләренең үтәлеше тикшерелгән.
Ачыкланганча, пред прия тиенең куркынычсызлык хезмәтенең ун хезмәткә ренә өстәмә эшләгән сәгать ләр һәм төнге смена өчен компенсация түләмәгәннәр.

Моннан тыш, бу җәм гыять хезмәткәрләренең берсенә хезмәт килешүе нигезендә 40 сәгатьлек эш атнасы да билгеләнгән. Закон буенча, авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар кыскартылган эш вакытына хокуклы, ул атнасына 36 сәгатьтән артмаска тиеш.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура әлеге ҖЧҖ генераль директоры исеменә закон бозуларны бетерү һәм гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирә.

Күзәтчелек ведомствосы күрсәтмәсеннән соң гына бу предприятиедә хокук бозулар бетерелә.
Кызык кына килеп чыга бит бу, кеше эшли, ә артык сәгатьләре өчен бер тиен түләнмәсен ди. Өстәвенә, төнге сменалар да булсын. Эшләүче гади хезмәткәрнең кадере бетү шулдыр инде ул. Тик менә җитәкчеләргә шундый адым ясар алдыннан, закон барын онытырга ярамый. Әле дә ярый хезмәт законнары яшәп килә. Эш сәгатьләре өчен түләргә теләмәүчеләргә әлеге кануннар белән танышып чыгу комачауламас иде, югыйсә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев