Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Нигә сез һаман эчәсез, туктарга вакыт

Россиядә һәр унынчы юл-транспорт фаҗигасе исерек йөртүчеләр гаебеннән чыга

Сабак алыйк!

«Сак бул, руль артында исерек!» рубрикасы астында чыга торган язмалар белән сез яхшы таныш. Әлбәттә, алар берәүгә дә кызык түгелдер. Анда суд карары чыгарылган исерек машина йөртүчеләр исем-фамилияләре белән бирелә. Язабыз, язабыз, ә стенага борчак аткан кебек булып кала бу хикмәт. Чөнки салмыш­лар «катастрофически» кимеми. ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдка чыктымы, рәхим итеп салмыш автомобильчеләр дә аларны көтеп кенә тора диярсең.


Хөрмәтле райондаш­лар! Алкоголь кулланып рульгә утырганчы шуны уйлагыз юлыгызда көтелмәгән фаҗига чыгарга мөмкин бит! Сез үзегез һәм пассажирлар өчен генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә җаваплы. Беренче тапкыр салмыш тотылсаң, 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәсең, кабатласаң җинаять җаваплылыгына тартулары ихтимал. 30 мең сум штраф түләү дә җиңел түгел. Мондый мизгелләрдә: «Нигә инде сез һаман эчәсез, туктагыз! – дип тә кычкырасы килә.


«Ничек инде эчкән килеш руль артына утырып чыгасыз?» – дигәндә транспорт чарасы хуҗаларының үзләре турында гына уйлаулары билгеле чынбарлык.

Әмма юлларда машиналар берүзләре генә йөрми. Алкоголь тәэсирендә йөртүченең реакция­се кискен үзгәрә. Ул хәтта яшелне кызыл төстән аера алмаска мөмкин. Димәк, ул башкалар өчен куркыныч. Бу очракларда күрәзәче булырга кирәкми. 

Россиядә былтыр, мәсәлән, «исерек» аварияләр саны 4 меңнән арткан. Аларда 700гә якын кеше һәлак булса, 6 меңе җәрәхәтләнгән. Мондый статистикадан чәчләр үрә торырлык! 

Юл фаҗигаләренең күбесе исерек йөртүчеләр аркасында чыга. Алкоголь бөтен организмга тәэсир итә, биг­рәк тә баш мие зыян күрә. Ә спирт аз микъдарда да организмны сүлпәнләндерә, сиземләү тойгысы кими. Андыйлар йөрү тизлеген арттырырга, узышлар ясарга, каршы як юл хәрәкәте юлына чыгарга мөмкин. Алкоголь күрү сәләтен дә боза, ягъни рульдәге аек булмаган кеше ераграк әйберләрне аерып бетерми. Кыскасы, алкоголь кулланып юлга чыгуның бер генә уңай ягы да юк.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, мәсәлән, бәйрәм көннәрендә рейд уздырганда 13 йөртүчене исерек килеш тоткан. Ә Татарстанда 2024 елның беренче көнендә андыйлар саны 59га җиткән. Шуларның 4есе исерек килеш кабат утырган. Яшел Үзәндә «Шевроле» йөртүче 26 яшьлек ир организмында алкотестор алкогольнең нормадан 7 тапкыр артуын күрсәтә. Ә бу аның беренче генә тоткарлануы түгел. Хәзер аңа 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Анысын суд хәл итәчәк.

Былтыр 10 айда исерек автомобильчеләр гаебе белән 177 юл-транспорт һәлакәте булып, 28 кеше һәлак булган һәм 205е җәрәхәтләнгән, 11 меңләп исерек туктатылган, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе.

Теманы дәвам итеп, Яшел Үзән җәмәгать суды әле шушы көннәрдә генә карар чыгарган берничә гаеп­ләнүчене атап узыйк. Автомобильчеләр П.М.Марсов һәм Э.А.Эпифанова автоинспекторларның планлы тик­шерү барышында тотыла. Салмыш булулары сәбәпле, аларга РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә, беркетмә төзелә. Икесе дә 1 ел 6 ай йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум штраф түлиячәк.

Хөрмәтле автомобильчеләр! Югарыда язылганнар сабак булсын. Һәркайсыбызга имин юллар! Алкогольгә бәйле маҗаралар гына чыга күрмәсен. Ул бүген бик тә мөһим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев