«Мин светофорны бөтенләй күрмәдем!» Яшел Үзәндә 25 яшьлек Руслан Иланов яшүсмерне бәрдереп үтерде
Җәяүлеләр кичүендә 17 яшьлек яшүсмер һәлак булган юл-транспорт фаҗигасенең сәбәбен ачыклау һәм кичекмәстән чаралар күрү өчен, шәһәр мэры Михаил Афанасьев юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышын уздырды.
– Вакыйга урынында фаҗига чыгаручы миңа иң беренче: «Мин светофорны бөтенләй күрмәдем!», – диде. Ачыкланганча, җәяүлене бәрдергәннән соң ул башта ашыгыч медицина ярдәмен чакырткан, ә аннары алгы пыяласыннан тонировка пленкасын куптарырга тотынган, ә беренче ярдәм күрсәтергә тырышмаган, — дип хәбәр итте Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин.
Әмма ул пленкасын куптарып өлгерми: урынга килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре тонировканың яктылык үткәрүчәнлеге дәрәҗәсен үлчәп карый – минималь 30% урынына нибары 3% кына була.
Юл-транспорт һәлакәтенең чыгу вакытын исәпкә алганда, ә ул 18 сәгать 45 минутка туры килә, караңгы пыяла аша машина йөртүченең светофорны да, җәяүлене дә күрмәве гаҗәп түгел.
– Мондый машиналарны мин көн саен кабинет тәрәзәсеннән күрәм, кайчакта аларның тавышыннан, музыка акыртуыннан киңәшмә дә үткәреп булмый. Бу бит аларның психологик халәтен, башкалардан аерылып тору теләген аңлата. Янәсе, кыйммәтле машинам юк, аның каравы «девяткам», тонировкаланган тәрәзәләрем, куәтле колонкаларым бар. Башка күрсәтер әйберең булмаганда, тонык тонировка артына яшеренеп, үзеңне шул ысул белән тәкъдим итәсең. Монда ЮХИДИ җитәкчесе ялгызы гына булдыра алмаячак. Комплекслы чаралар күрергә кирәк, – дип ассызыклады Михаил Афанасьев.
Шәһәр башлыгы куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау чараларын өстәмә финанслау буенча тәкъдимнәр кертергә кушты. Шулай ук, ул бу эшкә, йортлар янында тәрәзә пыялалары тулысынча тонировкаланган автомобильләрне, потенциаль хокук бозучыларны ачыклау, чарасын күрү өчен идарәче компанияләрне, депутатларны, актив гражданнарны, социаль челтәрләрдәге блогерларны җәлеп итәргә, бергә эшләргә кирәклеген дә билгеләп узды.
Яшел Үзән шәһәр суды законсыз тонировка өчен кабат тоткарланган хокук бозучыларга карата җитди позициядә тора. Андыйлар 7 тәүлектән алып, 9 тәүлеккә кадәр кулга алына.
Агымдагы елның беренче кварталында Яшел Үзәндә 85 машина йөртүчене җаваплылыкка тартканнар, алар зебрада җәяүлеләрне үткәрмәгән. Шулай ук, юлдан чыгу кагыйдәләрен бозган җәяүлеләргә карата 127 беркетмә төзелгән.
– Кызганычка, юлда үз-үзеңне тоту культурасы машина йөртүчеләрдә дә, җәяүлеләрдә дә юк дәрәҗәсендә. Берләре ашыга, икенчеләре – киресенчә, яки тиешсез урыннарда юлны аркылы чыга. Як-якка карау һәм куркынычсызлыкка инану — төп кагыйдә. Хәтта баласын арбада тарткан аналар да, юлны чыкканда, бер үк вакытта телефоннан сөйләшә, капюшон кия һәм тавыш сигналын ишетмиләр икән, монда нәрсә турында сөйләргә була? Без мондый хәлләрне гел күреп торабыз, — диде подполковник Рамил Идиятуллин.
Аның сүзләренә караганда, ул социаль челтәрләрдәге язмаларны шәхсән күзәтеп тора һәм Яшел Үзән халкының юл-патруль хезмәткәрләрен хокук бозуларны кисәткән өчен тәнкыйтьләвен билгели: «Әгәр без бер кешегә генә булса да хакыйкатьне җиткерә алсак, бу кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин».
Шулай ук, быел шәһәрнең өч юл чатында камералар урнаштырылачак, алар төрле хокук бозуларны теркәячәк, мәсәлән, куркынычсызлык каешын такмау, стоп-линияне кисеп узу, борылыш һәм кызыл утка чыгу.
Камераларны урнаштыру адреслары әлегә әйтелми. Беренче штрафларны алгач, машина йөртүчеләр үз тәҗрибәләре турында шәһәргә үзләре сөйләр дип ышана җитәкчеләр.
Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте 1 апрельдә Столичная урамында була. «ВАЗ-2112» автомобилен йөртүче 25 яшьлек Руслан Иланов светофорның рөхсәт сигналына җәяүлеләр кичүе буенча юл аша чыккан яшүсмерне бәрдерә. Зыян күрүче, республика балалар клиник хастаханәсендә, авариядән соң берничә көн узгач, үлә.
Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 264нче маддәсенең 4нче өлешендәге «а» пункты буенча («саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән һәм исерек хәлдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен») җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучы СИЗОга урнаштырылган.
Мәгълүмат һәм фото
«Рәсми Зеленодольск»
сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев