Бу хакта РФ Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство әле рәсми рәвештә басылмаган Россия Хөкүмәте күрсәтмәсенә сылтама ясый. Яңа түләүле участокның озынлыгы 7,045 километрны тәшкил итәчәк.
Сүз Казан әйләнә юлындагы М12 «Восток» белән кисешүдән М7 «Волга» трассасы белән кисешүгә кадәрге өлеш турында бара. Түләү М12 «Восток»ның Казан – Шәле участогында алыначак (Р-239ннан Шәле – Бавлы автомобиль юлы белән кисешүгә кадәр).

«Юл йөрү өчен түләү җыюдан кергән барлык керемнәр автомобиль юлын тотуга, анда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелә», – дип ышандырдылар федераль министрлыкта.
Хәзер М12 трассасында 1617 километрның 1239 километры түләүле булачак. Шул ук вакытта яңа түләүле участокта юл йөрү күпме төшәчәге һәм ул кайчан түләүле булачагы ведомствода әле ачыкланмады.
Моннан тыш, Ростов өлкәсе чикләрендә М4 «Дон» трассасының 933нче километрдан 1024нче километрга кадәрге участогы да түләүле булачак. 715нче километрдан 933нче километрга кадәрге участок 2022 елдан түләүле.
Нет комментариев