Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кыңгыр эшнең кайчан сизелми калганы бар

Сак бул, руль артында исерек!

Хәзер юлларда үзеңнең сак, кагыйдәләрне үтәп кенә йөрү дә авыр. Чөнки юл хәрәкәтендә башка катнашучылар комачауларга һәм авария хәленә китерергә мөмкиннәр. Монда сүз исерек хәлдә юлга чыккан автомобильчеләр турында бара.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре даими уздырган рейдларда андыйлар һәрдаим очрый. Шундыйлардан В.Д.Зиновь­ев, Д.А.Денисов кебек автомобиль йөртүчеләргә рейд нәтиҗәсендә җәмәгать суды аша үтәргә туры килгән. Гаеп, әлбәттә, үзләрендә. Тикшерү барышында алар исерек булган һәм шул халәттә юлга чыккан.

«Эләкмәбез әле» дип йөрүдән файда юк. Чөнки андыйлар барыбер бер эләкми калмый. Кыңгыр эшнең кайчан сизелми калганы бар?!

Суд чыгарган карарларга ярашлы рәвештә, бу тотылучыларның икесенә дә бертөрле җәза билгеләнгән: 1 ел 6 айга кадәр алар машина руле артына утырып чыга алмаячак, икенчедән, 30 мең сум штраф түләттерәчәкләр. Мондый җәзаны үтәве җиңел дип әйтеп булмый. Шуңа күрә, башкалар кылган гамәлләрдән сабак алырга өйрәнергә кирәк.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев