Күрүчеләр юкмы
14 август көнендә Васильевоның Стахановская урамындагы 6нчы йорт янында 12 сәгать 10 минутта билгесез автомобиль йөртүче артка хәрәкәт иткәндә 47 яшьлек ир-атны бәрдерә һәм бу урыннан качып китә.
Әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән җәяүле Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең травматология бүлегенә китерелә. Хәзер зыян күрүчегә шактый гына вакыт хастаханә шартларында сәламәтлеген торгызырга туры киләчәк. Ничек кенә булмасын, бу очракта машина йөртүчегә качарга түгел, ә җәрәхәтләнүчегә ярдәм күрсәтергә кирәк иде. Аны иртәме-соңмы автоинспекторлар табар һәм шәхесен дә, гаебен дә ачыклар. Ул вакытта җавапсызлык күрсәткән йөртүчегә карата җәза да ярашлы күреләчәк. Бик кызганыч, әлбәттә.
Яшел Үзән Дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларының (884371) 4-47-04, 4-30-39 телефоны буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев