Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

«Кулланып» чыгучылар очрап тора

Сак бул, руль артында исерек!

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырып чыгучыларны ачыклау буенча планлы тикшерүләрне даими уздыра. Бу рейдлар нигездә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын булдыру, автомобильчеләрне «акылга утырту» өчен эшләнә.

Тик менә акылга утыру-утырмау мәсьәләсе генә әлегә ачык килеш кала. Чөнки машина йөртүчеләр арасында исерткеч эчемлек кулланып юлга чыгу очрак­лары һәрдаим ачыкланып тора.

Соңгы тикшерүләр барганда автоинс­пекторлар шикләнеп Р.Р.Солтанов һәм Д.А.Зверев йөртүендәге ав­то­мобильләрне туктата. Әлбәттә, бу тоткарланучыларга карата, аерым тикшерүләр ясалганнан соң, РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелә.
Җәмәгать суды әлеге гаепләнүчеләрнең элек югарыда әйтелгән закон буенча җаваплылыкка тартылмауларын исәпкә алып, икесен дә машина йөртү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм итә һәм 30 мең сум күләмендә штраф сала.

Әгәр дә алар кабат шулай салмыш хәлдә руль артына утырып чыкса, административ түгел, җинаять җаваплылыгына тартылулары бар. Шуны истән чыгармаска кирәк.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев