Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Корбаннар саны унсигезгә җиткән

Васильевода өч кешенең гомере өзелгән янгынның нечкәлекләре билгеле булды.

Өч ир-атның гомерен өзгән янгын турындагы хәбәр шунда ук Васильево буенча тиз арада тарала. Исегезгә төшерәбез, янгын шимбә көпә-көндез килеп чыккан иде.
Яңа урамдагы 28нче йорт түбәсендә утны беренчеләрдән булып күршедә яшәүчеләр күрә. Алар шунда ук янгын сүндерүчеләрне чакырта. Шаһитлар сүзләренә караганда, ут санаулы секундлар эчендә агач йортны ялмап ала. Көчле җил аркасында утның биш метр ераклыкта урнашкан күрше торак йортка да күчү куркынычы арта. Янгын сүндерүчеләргә йорт эчендә кешеләр булырга мөмкинлеге турында хәбәр итүче булмый. Утны сүндергәндә алар корылма эчендә башта бер ир-атның янган гәүдәсен, берничә минуттан соң икенчесенең һәм шунда ук өченчесенекен таба.

Соңрак һәлак булучыларның шәхесләре ачыклана – бу корылманың 49 яшьлек хуҗасы, аның күршесе һәм тагын бер танышы була (сүз уңаеннан, күптән түгел иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән һәм вакытлыча янып беткән йортның хуҗасы белән бергә яшәгән). Мәрхүмнең гаиләсе булмаган икән, ул эчәргә яраткан, шуңа күрә аның йортында еш кына спиртлы эчемлек яратучылар җыела торган булган. Күршеләр сүзләренә караганда, алар бу ир-ат белән берничә тапкыр сөйләшкән, мондый яшәү рәвеше алып бару яхшылыкка илтмәвен дә аңлатырга тырышып караган. Аларны 153нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре дә «Торак» профилактик операциясе барышында кисәткән булган, белешмәлекләр тараткан, яшәүчеләр белән әңгәмә корган. Әмма күршеләрнең үгет-нәсихәтләре дә, янгын сүндерүчеләрнең кисәтү-аңлатулары да аларга тәэсир итмәгән. Нәтиҗәсе аяныч тәмамланган. Моннан тыш, күршедәге йортның мансардына зыян килгән, ә бит нәкъ шул көнне бу йорт хуҗасының туган көне булган (менә шундый бүләк...). Хәзер өлкән яшьтәге пенсионерга йортына ремонт ясарга кирәк булачак.

ЯҮМРның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инс пекторларының башлангыч мәгълүматлары буенча, янгын һәлак булган ир-атларның берсенең тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итүеннән чыккан. Үлем сәбәпләре турында соңгы нәтиҗәләрне эксперт-криминалистларга һәм Тикшерү комитеты белгечләренә ясарга туры киләчәк.

Ел башыннан бирле Яшел Үзән районында янгыннарда барлыгы 18 кеше һәлак булган (узган елда бу вакытта әлеге сан
5 кеше иде).

Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре халыкны үз куркынычсызлыгына җаваплырак карарга, торак урыннарын тикшереп торырга, өлкән яшьтәге туганнары һәм күрше-тирәдә яшәүчеләр турында онытмаска өнди. Үз мәнфәгатьләрегездә сак булыгыз!
Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев