Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кемнең кемлеген вакыт күрсәтер

Юлларда йөрүче автомобильчеләрнең тәртибен даими күзәтчелек астында тотсалар да, аны бозучылар һәрдаим очрап тора.

Бу, нигездә, үз-үзеңне начар гадәтләрдән тыя белмәү, башкаларны хөрмәт итмәү белән бәйле. Әмма тәртипсезлек бик зур бәла чыгуга да китерергә мөмкин булуын онытырга ярамый.

Күптән түгел Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре уздырган планлы тикшерү барышында берничә салмыш машина йөртүче – А.Б.Федотов һәм Д.Н.Силантьев тоткарлана. Боларга РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзиләр һәм җәмәгать судына җибәрәләр. Суд чыгарган карар буенча Федотов – 1 ел 6 айга, Силантьев 1 ел 7 айга машина йөртү хокукларыннан мәхрүм ителгән. Икесе дә 30 мең сум күләмендә административ штраф та түләргә тиеш. Шулай итеп, рюм­ка белән дус булу тагын да якынрак дус – машинадан мәхрүм иткән. Вакытлыча гына әлбәттә. Әмма анысын тормыш күрсәтер.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев