Казан кешесен "Үлемсез полк"та Гитлер фотосы өчен гаеплиләр
Россия генераль прокуратурасы Татарстан кешесе Эль-Аюби Мөхәммәдкә карата җинаять эшен судка җибәрде, ул Адольф Гитлерның фотосурәтен "Үлемсез полк" акциясе сайтында урнаштырган.
Прокуратура хәбәрендә әйтелгәнчә, гаепләнүче "Милли-социалистик немец эшче партиясенең, шул исәптән Гитлерның Икенче бөтендөнья сугышы елларында хәрби җинаятьләр һәм кешелеккә каршы җинаятьләр кылуда катнашуын ачыктан-ачык хуплаган". Аны нацизмны реабилитацияләүдә гаеплиләр.
Эль-Аюбида өйне тентегәндә киндер үсемлекләрен тапканнар, наркотикларның массасы 70 граммнан артык тәшкил иткән. Шуңа да ул наркотик матдәләрне шактый күләмдә саклауда гаепләнә.
Элегрәк "Үлемсез полк" акциясендә нацистлар фотосын урнаштыру турындагы тагын ике эшне судка җибәргәннәр. Пермьнең 19 яшьлек кешесе һәм Ульяновскның 23 яшьлек яшәүчесе нацизмны реабилитацияләүдә гаепләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев