Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кармакка ышанычсызлар эләгә

Сак бул, руль артында исерек!

 Юлларда салмыш автомобильчеләр саны кимемәү сәбәп­ле автоинспекторларга да бик уяу булырга һәм тикшерүләрне даими рәвештә уздырып торырга туры килә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре бәлки күрмәс әле, дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Андыйлар бүген тотылмаса, иртәгә барыбер эләгәчәк. Ә инде бер эчеп чыгучы, аны кабатламас дигән ышаныч та юк.

Менә шулай, соңгы тикшерүләрнең берсендә Р.Р.Әхмәтшин һәм А.И.Шакиров йөртүендәге машиналар юкка гына туктатылмый. Автоинспекторларның шикләнүләрен приборлар аермачык күрсәтә. Шуңа күрә, автомобильчеләр, истә тотыгыз: юлга исерек килеш чыгарга ярамый! Бу – закон таләбе!

Җәмәгать судында чыгарылган карарларга ярашлы рәвештә, югарыда әйтелгән гаепләнүчеләргә административ җәза билгеләнә. Икесе дә 1 ел 6 ай дәвамында машиналарын йөртү хокукыннын мәхрүм һәм 30 мең сум штраф та түләргә кирәк.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев