Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Янә кеше үлеменә китергән фаҗига

Әкрен барсаң, ерак китәрсең

Юл корбаны – 22 яшьлек автоледи берьюлы берничә төр кагыйдәне бозган

Кышкы юлларда йөрү җиңел түгел. Чөнки әле кар ява, әле бозлавык, әле буран дигәндәй. Хәтта гомер буе руль артында йөргәннәр дә ялгышырга мөмкиннәр. Шуңа күрә бик сак булырга, кагыйдә-таләпләрне катгый үтәргә кирәк. Ә инде барысына да бармак аша карасаң, фаҗига чыгарга гына тора.

Узган атнада Яшел Үзән районында тагын бер юл һәлакәте теркәлде. Бу чын фаҗига, чөнки автомобиль металлолом өеменә әйләнсә, иң куркынычы – кеше үлеме.

16 декабрьдә Йошкар-Ола – Яшел Үзән –М7 «Волга» автомобиль юлының 111нче чак­рымында (Яшел Үзән районы территориясе) «Kia-Рио» автомобилен йөртүче 22 яшьлек кыз, беренчел мәгълүматлар буенча, узып китү максаты белән, тизлекне арттыра, дистанция­не дә сак­лый алмый һәм каршы як полосага чыгып, «КамАЗ» автомобиле белән бәрелешә. Йөртүче кыз шул урында ук алган җәрәхәтләреннән һәлак була. Әгәр дә ашыкмаса, бу хәл бәлки чыкмаган да булыр иде. Кызганычка, соң инде.


Шуңа күрә Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыра! Юллар хаталарны кичерми, шуны онытмыйк һәм металл өемнәре астында яшь гомерләр өзелмәсен иде. Ашыккан – ашка пешкән дип тә юкка әйтмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев