Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина әйләнеп капланган – һәлак булучылар бар
***
Кайбыч районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган – прокуратура тикшерү оештырган.
Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы янындагы М-12 автомобиль юлындагы юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр 2025 елның 29 апрелендә 00:25 сәгатьтә килеп төшә.
️Беренчел мәгълүматларга караганда, "Киа Рио" автомобиле йөртүчесе, куркынычсыз тизлекне сайламыйча, идарәне югалта һәм каршы юнәлештә килүче "Ситрак" йөк автомобиле белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә, җиңел машинаның ике пассажиры алынган җәрәхәтләрдән урында һәлак була.
Вакыйга урынына Кайбыч районы прокуроры Игорь Осипов килә. Әлеге факт буенча уздырыла торган процессуаль тикшерү барышын район прокуратурасы контрольдә тота.
Фото: Прокуратура Татарстана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев