Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

«Исәнмесез, мин – банк вәкиле»

Бу сүзләрне ишетү белән телефон аша сөйләшүне кичекмәстән туктатыгыз, югыйсә, алдакчылар тозагына эләгүегез бар.

Сезгә таныш булмаган номерлардан шалтыратып, телефон аша кредит яки кичектереп түләү картасын рәсмиләштерергә тәкъдим иткәннәре булгандыр, мөгаен. Әгәр игътибар иткән булсагыз, кагыйдә буларак, алар кәрәзле телефон аша шалтырата һәм түбәндәгене тәкъдим итә:
«Исәнмесез, мин – банк вәкиле, сезгә закон буенча бушлай кичектереп түләү (рассрочка) картасы бирелә ала. Әгәр сез каршы түгел икән, берничә минутыгыз ны безгә сарыф итсәгез, гариза төзи алабыз. Фамилиягезне, исемегезне, әтиегезнең исемен һәм туган көнегезне дөрес итеп атагыз. Гариза бирү өчен паспорт мәгълүматын һәм теркәлү адресын атый аласыз». Бу сүзләрне ишетеп, телефон аша сөйләшүне туктатырга кирәк,чөнки алдакчылар эш итүе аңлашыла.
Әйе, сез дә моның белән килешәсездер, иң яхшы ысул – таныш булмаган номерларга җавап бирмәү яки трубканы шунда ук ташлау. Тик криминаль сводкалар барлык кешеләрнең дә алай эшли алмавын ачык күрсәтә. Шуңа күрә мошенниклар турында мөмкин кадәр күбрәк белү файдалы булачак.
Мәгълүмат алу
Әгәр дә сез банк клиенты булып торасыз икән, чын банк хезмәткәре кәрәзле телефоннан шалтыратмаячак. Ул клиент һәм аның операцияләре турында кирәкле бөтен мәгълүматны белә, сездән банкта счетыгыз бармы, дип тә сорамый. Шулай ук, банк хезмәткәре телефон аша фамилия гезне, исемегезне, атагызның исемен һәм туган көнегезне, пас порт мәгълүматларын ачык ламаячак. Шуңа күрә артык мәгълүмат сораштыру җинаятьчеләргә генә хас.

Буталдыру
Банк хезмәткәре буларак шалтыратучы ниндидер операцияләр турында аңлаешсыз сүзләр кабатлар. Бу сүзләрне ишетеп, телефон аша сөйләшүне тиз арада туктату отышлырак булыр.

Мошенникларга ничек каршы торырга
Әгәр дә шундый тәкъдимнәр белән шалтыраталар икән, беренче эш итеп үзегез аның белән сөйләшә башлагыз:
«Әйтегез әле, ә сез минем телефон номерын кайдан алдыгыз? Минем фамилиямне, исемемне, әтиемнең исемен һәм туган көнемне әйтә аласызмы? Үз вазифагызны, банк адресын һәм стационар телефон номерын атагыз һәм мин үзем сезгә шалтыратам».
Шуннан соң чыбыкның теге башында бу сорауларга җавап бирә алмаячак лар, хәлне төзәтергә омтылырлар һәм үгетләргә маташырлар. Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәре телефон буенча беркайчан да сезне үгетләмәячәк.
Күргәнегезчә, каракны иң киң таралган алымнар буенча танып, аның үзенә уңайсыз сораулар биреп була.
Алдакчылар, гадәттә, төрле телефоннардан шалтырата, тик шунысы кызык, бу номерлар бер якка гына элемтәгә эшли, аларның үзләренә шалтыратып булмый. Хәзер мошенниклар номерны һәм тавышны техника могҗизаларын кулланып ясый ала. Әмма ничек кенә булмасын, аек акыл белән эш итәргә, телефон аша үз мәгъ лүматларыңны бирмәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев