Бүген иртән Исак авылы янында, М7 «Волга» автомобиль юлының 754нче чакрымында коточкоч авария була.
Toyota автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыга Mercedes йөк машинасыбелән бәрелешә. Нәтиҗәдә, Toyota автомобиленең ике пассажиры – ир-ат һәм кыз юл-транспорт һәлакәте урынында үлә.
‼️ Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрүчеләрнең барысына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра!
Нет комментариев