Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Җинаятьчеләр социаль челтәрләрдә һәм онлайн-мессенджерларда интернет-алдауларны актив куллануларын дәвам итә

Мошенникларга «Авито» һәм «Юла» аша махинацияләр аеруча зур файда китерә, шулар ярдәмендә алар онлайн банкка керү мөмкинлеге ала.

Мондый фактлар буенча Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эшләрен һәрдаим кузгатып тора.

Мәсәлән, Яшел Үзәндә яшәүче бер хатын-кыз «Юла» сайтына балалар коляскасын сату турында белдерү элә. Озак вакыт узмый, сатып алучы табыла. Ул товарны алачагын, ә акчаны банк картасына күчерәчәген белдерә. Аралашу барышында сатып аласы кеше аңа карта номерын, гамәлдә булу вакытын һәм кире ягындагы өч урынлы кодны кертергә кирәк булган сылтама җибәрә. Зыян күрүче күрсәтелгәннәрнең барысын да эшли. Шул рәвешчә, мошенниклардан картасындагы 2500 сум акчасын алдырта.

Шундый ук очрак Ва силье вода яшәүче белән дә килеп чыга. Ул да «Авито»га экспериментлар өчен лаборатория сатуы турында игълан элә. Җинаятьче хатын-кыз китереп бирүне рәсмиләштерү тәкъдиме белән аңа сылтамасын җибәрә. Шуннан соң зыян күрүченең картасыннан 10 мең сум күләмендә акчасы алына.

Алдакчыларның корбаны булмас өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
Сатучылар һәм сатып алучылар белән «Авито» мессенджерында гына аралашыгыз.

Товарны башка шәһәргә җибәрү өчен «Авито Дос тавка» сервисыннан файдаланыгыз.
Сатучыларга яки сатып алучыларга шәхси мәгъ лүматлар – исем-фамилиягезне, карта номерын, CVV-кодны (картаның кире ягындагы өч сан), электрон почтагызны, серсүзләр һәм кодлар килгән СМСларны бирмәгез.

Түләү өчен телефон номерын файдаланыгыз.
Сылтамалар буенча СМСка күчмәгез, СМС-хәбәрләрне билгесез номерларга җибәрмәгез һәм билгесез программа җайланмаларына урнаштырмагыз.
Товар өчен алдан түләп куймагыз.
Товарны алганнан соң гына түләгез.

Әгәр сез яки якыннарыгыз мошенниклар корбаны булса яки сезгә карата хокукка каршы гамәлләр планлаштырылса, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез!

Яшел Үзән районы буенча эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев