Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Игътибар! Яшел Үзән юлларында тикшерүләр бара

Каеш эләктерергә оныта күрмә!

Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекция­се хәбәр иткәнчә, 2022 елның 14 февраленнән 20 февраленә кадәр республиканың бөтен территориясендә «Иминлек кае­шы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә. 
Аның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. 
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагый­дәлә­ре­нең 2.1.2нче пунк­ты нигезендә, куркыныч­сызлык каешлары бе­лән җиһазландырылган транспорт чарасын йөр­түче сакчыл булырга һәм каеш эләктермәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш. 
Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, иминлек каешларын куллану машина йөртүченең һәм алгы утыргыч пассажирының юл-транспорт һәла­кәтләрендә һәлак булу яки имгәнү ихтималын – 50%ка, арткы утыр­гыч пассажирларының – 25%ка киметә. Машина ауган очракта иминлек кае­шын эләктергән вакытта исән калу мөмкинлеген биш тапкыр арттыра. Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.                    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев