Иделдә 23 яшьлек егет батып үлгән
Дүшәмбе кичендә, 5 июльдә, Иделдә, Васильево шәһәр тибындагы бистә янында 23 яшьлек егет батып үлгән.
Водолазлар аның мәетен ике сәгать дәвамында эзли һәм ярдан 30 метр ераклыкта биш метр тирәнлектә таба.
«Мәрхүмнең гәүдәсе хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылды. Әлеге урын коену өчен җиһазландырылмаган", - дип хәбәр итә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев