Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә «Мерседес» йөртүче исерек егет тоткарланган

17- 23 мартта 157 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

31ендә матди зыян китерелгән. Кешеләр зыян күргән очраклар булмаган. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

20 мартта эчке эшләр бүлегенә Засорин урамында «Мерседес» йөртүченең исерек булуы турында хәбәр килгән. Юл-патруль хезмәте экипажы аны Гоголь урамында куып җитеп, йөртүченең машинасын туктатуын махсус сигнализация ярдәмендә таләп иткән. Әмма йөртүче юл кагыйдәсен бозып, туктамаган. Нәтиҗәдә, ул машинасын Комаров урамындагы чокыр кырыенда туктатып, үзе урманга кереп качкан. Закон бозучыны барыбер тотканнар. Ул моңа кадәр дә исерек килеш машина йөрткәне өчен җавапка тартылган 29 яшьлек яшел үзәнле булган. Бу юлы аңа карата 3 беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев