Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндәге юл-транспорт фаҗигасендә ике җәяүле тәгәрмәч астына эләккән

Көз җитү белән юлларда җәяүлеләрнең һәм велосипедчыларның имгәнүләренә бәйле вәзгыять кискенләшә. Мондый юл-транспорт һәлакәтләре саны, әлбәттә инде, көннәрнең кыскаруына, тәүлекнең караңгы вакытының озынаюына нык бәйле.

Статистикага караганда, кешеләр машина тәгәрмәче астына кичке вакытта, ешрак эләгә. Бу, бигрәк тә җәяүлеләр зоналарының яктылыгының җитәрлек булмавыннан да тора, шул ук вакытта, күпләр караңгы төстәге кием кияргә ярата. Боларның барысы да машина йөртүчеләргә дә кыенлыклар тудыра. Әйтик, алар юлдан чыгучыларны яисә машина юлыннан баручыларны күреп өлгермәскә мөмкин. Андый очракларда фаҗига чыгасын көт тә тор.

Узган атнада, мәсәлән, Яшел Үзәндә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, икесендә дә җәяүлеләр зыян күргән. Бу, нәкъ менә көзге яктылык җитешмәү галәмәте дә. Зыян күрүчеләрнең икесе дә караңгы төстәге киемнәрдә һәм иң мөһиме – аларда яктылык кайтаргыч элементлар тагылмаган булган.

«Үзеңне һәм якыннарыңны мондый фаҗигаләрдән саклау өчен кирәкле чараларны алдан күрергә кирәк. Беренче чиратта, Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга киңәш итә. Якындагы фаралар кабызылган автомобиль йөртүчесе караңгыда 50 метр ераклыктан җәяүлене күрергә мөмкин. Әгәр җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элемент булса, бу ара 200 метрга кадәр арта.

Автомобиль йөртүчеләргә транспорт чарасын елның бу вакытына тиешенчә әзерләргә – тәгәрмәчләрен алмаштырырга кирәк. Җәяүлеләр кичүенә килеп җиткәндә тизлекне киметергә һәм туктарга, әйләнә-тирәне карарга һәм максималь куркынычсызлыкны тәэмин итеп, кагыйдә буенча эш итәргә кирәк», – дип шәрехли Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы, полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев