Яшел Үзәндә «Иминлек каешы» исеме астында махсус профилактика чарасы узды
16 февральдән 1 мартка кадәр район юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре көчәйтелгән рейдлар алып барды. Максаты – гади, әмма тормыш өчен бик мөһим кагыйдәне үтәүне контрольгә алу: машинада һәркемнең иминлек каешы белән эләктерелүенә ирешү.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Күпләргә бу – вак-төяк кенә булып күренә. Әмма, әгәр автомобиль заводта иминлек каешлары белән җиһазландырылган икән, алардан файдаланмау – үзеңне генә түгел, пассажирларыңны да куркыныч астына кую. Замана технологияләре дә сакчыл булырга өнди. Каеш эләктермәүчеләрне автомат рәвештә теркәп баручы фото-видеокамералар эшли. Бу очракта штраф автомобиль хуҗасына килеп ирешәчәк. Әмма акча югалту – иң зур югалту түгел әле ул.
Иминлек каешы:
- Алгы утыргычтагы йөртүче һәм пассажирның гомерен саклап калу ихтималын 50%ка арттыра;
- Арткы утыргычтагы пассажирлар өчен куркынычны 25%ка киметә;
- Әгәр машина ауса, исән калу мөмкинлеген 5 тапкырга арттыра!
Саннар артында – меңләгән кешене фаҗигале үлемнән саклап калган тормышлар. Ә тагын меңләгәне, каеш эләктермәгәнгә, гомерлеккә имгәнү яисә гаиләсен югалту ачысын татыган.
Каеш эләктерү – бу үзеңә һәм якыннарыңа карата олы җаваплылык. Яңгырмы, кармы, аязмы – фаҗига бер мизгелдә чыгарга мөмкин. Бер хәрәкәт – кулны сузып, каешны эләктереп, черт итеп беркетеп кую – якты киләчәкнең билеты булырга хаклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев