Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә «Автобус» профилактик чарасы үткәрелде

14 - 23 апрельдә Яшел Үзән районы территориясендә маршрут транспорт чараларын йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә һәм булдырмауга юнәлдерелгән «Автобус» профилактик чарасы үткәрелде.

Аның максаты – пассажир транспортында аварияләр санын киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә пассажирлар йөртүгә бәйле норматив–хокукый актлар таләпләрен бозуны кисәтү һәм булдырмау.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көче белән маршрутларда, соңгы тукталышларда, автовокзалларда автобусларның пассажирлар йөртү өчен кулланыла торган транспорт чараларының техник торышы һәм конструкциясенең билгеләнгән таләпләргә туры килүенә тоташ тикшерүләр уздырылды.

Профилактик чара кысаларында техник төзексезлекләре булган 3 автобус махсуслаштырылган стоянкага урнаштырылды.

Яшел Үзән Дәүләт автоинспекциясе пассажирлар йөртүче юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләренең тайпылышсыз үтәлеше, шулай ук транспорт чараларының техник торышының юл хәрәкәте иминлеге таләпләренә туры килүен тәэмин итү һәм юл хәрәкәте иминлегенә янаган җитешсезлекләр булганда транспорт чараларын эксплуатацияләүгә кертмәү турында искә төшерә.

Фото: Госавтоинспекция Зеленодольска

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев