Яшел Үзәндә айнык булмаган автоледины туктатканнар
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, юлларда салмыш йөртүчеләрне булдырмас өчен, планлы тикшерүләрне даими уздыра.
Шуңа карамастан, андыйлар очрап тора. Кагыйдә бозучыларга карата административ җәза кулланыла. Соңгы рейдларның берсендә А.Д.Зарипова йөртүендәге автомобиль туктатыла. Автоинспекторлар автолединың айнык булмавын ачыклагач, РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмә төзи һәм эшен җәмәгать судына җибәрә.
Судья чыгарган карар буенча гаепләнүче, 1 ел 6 ай дәвамында автомобиле руле артына утырып чыга алмаячак. Закон буенча аңа 30 мең сум штраф та түләргә туры килер.
Яшел Үзән муниципаль районы юл-транспорт хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев