Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә җәяүлеләр кичүендә чираттагы юл-транспорт һәлакәте

Заикин урамы буенча җәяүлеләр өчен көйләнми торган кичүдә 33 яшьлек ир-ат идарәсендәге «Мазда» автомобиле 2007 елгы җәяүлене бәрдергән.

Беренче мәгълүматлар

Машина йөртүче сүзләренчә, ул җәяүлене күрмәгән. 
Әлеге җәяүле кичүендә яктырту бар. 

Зыян күрүче Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә китерелгән. Аның тормышына, табиблар сүзләренчә, берни дә янамый. Тикшерү бара. 

Һәлакәт урынында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев