Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә 29 яшьлек хатын-кыз юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булган

14 – 20 апрельдә 170 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

39ында матди зыян китерелгән. 2 очракта кешеләр имгәнгән. 16 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

К.Маркс урамының 24нче йорты янында «Хонда Цивик» автомобилен йөртүче 29 яшьлек хатын-кыз, юл йөрү кагыйдәсен бозып, 36 яшьлек ир йөртүендәге «Шевроле Круз» автомобилен бәрдергән. Нәтиҗәдә, баш мие селкенгән «Шевроле» һәм «Хонда» йөртүчеләрне травматологиягә госпитализацияләгәннәр. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләнүләр алган «Хонда» пассажирлары – 6 яшьлек кызга, 27 яшьлек хатын-кызга һәм 6 яшьлек малайга медицина ярдәме күрсәтелгән.

Васильевоның Космонавтлар урамында «ВАЗ-21124» автомобилен йөртүче 23 яшьлек хатын-кыз, борылышта, кагыйдә бозып, каршыдан килгән 61 яшьлек скутерчыны бәрдергән. Ачыкланганча, авария чыгаручы исерек булган. Төрле җәрәхәтләр алган скутер йөртүчене травматологиягә госпитализацияләгәннәр.

Фото: «Татар-информ» архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев