Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Яшел Үзән районында яшь егет, юл кырыена төшеп китеп, машинасы белән капланган

7 – 13 апрельдә 154 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

37сендә матди зыян китерелгән. 2 очракта кешеләр имгәнгән. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Заикин урамында «Лада Гранта» автомобилен йөртүче 34 яшьлек ир, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәсен бозып, 18 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Нәтиҗәдә, башы җәрәхәтләнгән, күп санлы бәрелгән урыннары булган җәяүлене Казанның 7нче хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.

Карамалы Тау – Албаба автоюлының 26км+600м чакрымында «Лада Приора» автомобилен йөртүче 20 яшьлек егет, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәсен бозып, юл кырыена төшеп китеп, машинасы белән капланган. Нәтиҗәдә, баш мие җәрәхәтләнгән, борын сөяге сынган йөртүчене Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә китергәннәр. Бу фаҗигадә тән җәрәхәтләре алган дүрт пассажирга да медицина ярдәме күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев