Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән районы ЮХИДИ хезмәткәрләре автомәктәп укучылары белән очрашу үткәрде

«Иҗтимагый совет белән каникуллар» бөтенроссия акциясе кысаларында армия, авиация һәм флот ирекле җәмгыятенең (ДОСААФ) җирле оешмасында автомәктәп укучылары белән профилактик чара узды.

Әлеге чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча Иҗтимагый совет әгъзасы – Илсөя Садыйкова катнашты.

Очрашу барышында ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Яшел Үзән бүлекчәсе башлыгы Зөлфия Шакирова юл хәрәкәте иминлеген саклау турында профилактик әңгәмә үткәрделәр. Чыгыш ясаучылар индивидуаль мобильлек чараларын (СИМ) куллану турында сөйләде, шулай ук район һәм шәһәр территориясендәге юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды.
 

- Автотранспорт йөртүче һәм аның пассажирлары транспорт чарасы хәрәкәте вакытында куркынычсызлык каешын эләктергән булырга, тизлек режимын сакларга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш, - диде Рамил Идиятуллин.
 

Булачак йөртүчеләргә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча видеороликлар күрсәттеләр. Илсөя Садыйкова балаларга мошенниклар тарафыннан алдалау очракларын кисәтү буенча мәгълүмат җиткерде. Һәр катнашучыга мошенниклар корбанына әверелмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында тәфсилләп язылган "Сак булыгыз, мошенниклар!" белешмәсе тапшырылды.

Әлеге очрашуларны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре даими нигездә уздырырга планлаштыра.

 

Ландыш Ярхәмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев