Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән районы юлларында үлем 5 тапкырга арткан

Нәкъ менә бу күрсәткеч ЯҮМР юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттан тыш утырышына сәбәп булды

2023 ел башыннан Зеленодольск районы территориясендә барлыгы 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 11е – төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган.

Райондагы вәзгыять


Анализ күрсәткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелегенең төп сәбәбе – машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагый­дәләрен аңлы рәвештә бозу, – дип хәбәр итә Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. – Соңгы елларда юлның иң авария хәлендәге участокларының берсе булып «Йошкар-
Ола – Волга магистраленә кадәр Зеленодольск» А – 295 урау юлы тора. Бу юл федераль әһәмияттәге булса да, ул тар һәм яктыртылмаган. Билгеләр, тамгалар бар, әмма камераларны урнаштыру мөмкинлеге юк, чөнки электр үткәрелмәгән.

Без ачыклаганча, әлеге юлда мобиль элемтә дә юк, бу ЮХИДИ инспекторларының тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя. Тирә-якта урман, караңгылык һәм берәр хәл, фаҗига яки һөҗүм булса, инспекторлар ярдәм дә чакыра алмаячак, чөнки мобиль элемтә юк.

Тәҗрибәсезләр гаепле

Рамил Идиятуллин билгеләп үткәнчә, быел аварияләрдә гаепле булган барлык машина йөртүчеләрнең дә йөртү стажы ике елдан да артмый. Автомәктәпләргә карата законлы сорау туа.
– Автомәктәп җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, укытуның практик өлешенә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Без анализ ясадык һәм, чыннан да, барлык үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләрендә руль артында стажы ике ел да булмаган машина йөртүчеләр гаепле. Үлүчеләр – 35 яшькә кадәргеләр.
 

Зеленодольск турында республика

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов үз докладында район башкарма комитетының кыска вакыт эчендә төзәтергә тиешле искәрмәләренә басым ясады:

  • Башкала урамы, 41 – җәяү­леләр юл кичүе индикаторы эшләми;
  • Островский урамы, 3 – «Ясалма тигезсезлек» дигән юл билгесе юк;
  • И.Заикин урамы, 16 – «Җәяү­леләр кичүе» юл билгеләре күренми;
  • К.Насыйри урамы, 16 – «Җәяү­леләр кичүе» юл билгеләре күренми;
  • Украинская – Союзная урамнары киселешендә юлда чокыр­лар;
  • Степная урамы, 4 – «Җәяү­леләр кичүе» юл билгесе юк;
  • Королев урамы, 2 – «Җәяүлеләр кичүе» юл билгесенең буявы купкан һәм аны багана томалап тора;
  • Осиново бистәсе, Гагарин урамы, 6 – «Юл бир» билгесе борылган, «Ясалма тигезсезлек» юл билгесе юк.


Салмыш күршең руль артына утырамы? Шалтырат!

 

Юлларда тагын бер җитди проблема – исерек шофер. Район матбугат чараларына исерек хәлдә идарә итеп, тоткарланган шоферларны даими яктыртканнары өчен рәхмәт белдерәм, – дип шәрехли Дамир Бикмөхәммәтов. – Бу эшне дәвам итүегезне сорыйм. Яшел Үзән районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, битараф булмавыгызны үтенәм, чөнки исерек кеше аркасында юлларда якыннарыгыз, дусларыгыз һәлак булырга мөмкин. Әгәр дә кемнеңдер исерек хәлдә руль артына утырганын күрсәгез, хәбәр итегез – мобиль телефоннарыгыздан 112 номерына шалтыратып, машинаның урынын һәм номерын күрсәтегез. Ышаныгыз, бу бик күп кешенең гомерен саклап калачак, шул исәптән әлеге ваемсыз йөртүченең үзенекен дә.
 

Докладны тәмамлаганда Дамир Бикмөхәммәтов берничә кыска видео-ролик тәкъдим итте. Бик тәэсирле. Сезгә дә карарга киңәш итәбез. Без аларны «Яшел Үзән – Зеленодольск» ютуб каналында урнаштырдык.


Коточкыч саннар

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан юлларында авария­ләрдә 306 кеше һәлак булган. Күп түгел кебек, ә бу бит, чагыштырып карасаң, ике Ту-154 самолетының һәлакәте белән бер!

Шул ук вакытта, куркынычсызлык каешларын эләктерергә онытабыз, тизлек режимын бозабыз – чөнки һәрвакыт соңга калабыз, ә бит шуның белән машинада безнең янда утыручы якыннарыбызның тормышын куркыныч астына куя­быз. Иң аянычы – балалар һәм яшьләр зыян күрә, ә без «стукачлар» булудан шүрләп, шалтыратырга һәм автомобиль белән идарә итү тәртибенең элементар кагыйдәләре бозылуын хәбәр итәргә кыймыйбыз. Уйлап карагыз әле!


Утырыш бүләкләү белән тәмамланды. Республика дәрәҗәсендәге Рәхмәт хатларына Рәисә
Афанасьева, Зөлфия Шакирова, Наталья Гафиятуллина лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев