Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Яшел Үзән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре массакүләм тикшерүләр уздырды

2025 елның 30 маенда Яшел Үзән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле хокук бозуларны чикләү буенча массакүләм тикшерүләр уздырды.

Максатчан рейдлар үткәрү һәм машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерүләр кысаларында юл-патруль хезмәте инспекторлары якынча 60 транспорт берәмлеген туктатты.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча:

4 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде.
Шуларның 3се машина йөртүчеләрнең каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгуы; 1 очрак баланы махсус җайланмасыз йөртү.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра! 

Фото: Госавтоинспекция Зеленодольска

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев