Яшел Үзән автоинспекторлары исерткеч эчемлек кулланган автомобильчеләрне туктаткан
Эчтеңме, автомобилең турында онытып торырга туры килә инде. Чөнки хәзерге юлларда айнык килеш тә йөрүе катлаулы. Кызганычка, мондый закон яшәп килүен онытучылар очрап тора.
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең салмыш автомобильчеләргә карата карашы бик катгый. Шуңа күрә планлы тикшерүләр уздырылып тора. Соңгыларының берсендә автоинспекторлар С.И.Дементьев һәм А.В.Идиятуллин йөртүендәге автомобильләрне шикләнеп туктата. Шикләнүләре шунда ук аклана. Аларның исерткеч эчемлек кулланып руль артына утырып чыкканлыклары исбатлана. Нәтиҗәдә, гаепләнүчеләрнең икесенә дә РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелә һәм эшләре җәмәгать судына җибәрелә.
Судта югарыда әйтелгән автомобильчеләр 1 ел 6 айга машина йөртү хокукларыннан мәхрүм ителә һәм 30ар мең сум күләмендә штраф та салына.
Гадәттә, кагыйдә бозучы машина йөртүчеләргә беренче тапкыр административ җәза билгеләнә. Әмма шушы ук маддә буенча икенче тапкыр тотыла калсалар, җинаять җәзасы билгеләүләре дә бик мөмкин.
Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев