Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

«Яшел елан» белән дуслашырга ашыкмагыз: минималь җәза да кесәгә шактый «суга»

Руль артына салмыш килеш утырып чыгучылар ниләргә юлыгырга мөмкин булулары турында уйлыйлармы икән ул? Юктыр, мөгаен. Автоинспекторлар андыйларны үз вакытында тотып калмаса, булыр иде хәлләр. Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең даими рейд­лары нәтиҗәсендә күп гомерләр сакланып каладыр да.

Соңгы тикшерүләрнең берсендә А.М.Сенкевич һәм Д.В.Никифоров йөртүендәге автомобильләр туктатыла. Тикшерү ясалгач, РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелә һәм эшләре җәмәгать судына җибәрелә. Анда, гадәттә, судьялар гаепләнүченең элек шундый кыңгыр эшләре булганмы-юкмы икәнен тикшерми калмый. Җәза да бит шуларга карап билгеләнә. Боларның бу әлегә беренче тапкыр тотылулары. Шулай булса да, Сенкевичка срок максималь дәрәҗәдә диярлек бирелә – йөртү хокукыннан 1 ел 9 айга мәхрүм ителә. Никифоров – 1 ел 6 айга. Бер рәхәтнең – бер михнәте дигәндәй, хәзер инде «рәхәтләнеп» җәяү йөриләр. 30 мең сум акчаны да чыгарып саласы бит әле. Исәпләп карасаң, минималь җәза да кесәгә шактый «суга». Дуслар, шуңа күрә, «яшел елан» белән дуслашырга ашыкмыйк.

Яшел Үзән муниципаль районы юл-транспорт хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев