Яңа Тура авылында 31 яшьлек ир йөртүендәге мотоциклны бәрдергәннәр
19 – 25 майда 134 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
35ендә матди зыян китерелгән. 1 очракта бер кеше зыян күргән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Яңа Тура авылының Западная урамында «ВАЗ-211440» автомобилен йөртүче 42 яшьлек ир борылышта, каршыдан килүче 31 яшьлек ир йөртүендәге мотоциклны бәрдергән. Әлеге юл-транспорт фаҗигасендә мотоциклчының аягы сынган. Беренче медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы?
Редакциягә хәбәр итегез 8-927-413-83-43
yashel_uzen@mail.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев