Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Һәр 11нче авария исерекләр гаебеннән чыга

Юлларда салмыш йөртүчеләргә каршы көрәш күптән игълан ителгән инде ул. Бу юнәлештә автоинспекторлар планлы тикшерүләрне даими уздырып тора. Әмма тыңлаусызлар белән әлегә проблемалар бар.

Алкогольле эчемлекнең кеше организмына ничек тәэсир итүе турында язудан мәгънә юк. Шунысы аермачык: автомобильченең ул игътибарын киметәчәк, «батыр» адымнарга этәрәчәк. Нәтиҗәсе бер – фаҗигаләр чыгуы ихтимал. Статистикага караганда, һәр унберенче авария исерекләр гаебеннән чыга. Шуңа күрә, салмыш хәлдә руль артына утырып чыгудан сак булырга кирәк.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең соңгы тикшерүе барышында машина йөртүчеләр А.А.Рахмонов һәм Е.С.Шеганов руль артында салмыш килеш тотылган. Аларга РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелгән һәм эшләре җәмәгать судына җибәрелгән.

Хәзер бу хокук бозучылар суд карары буенча 1 ел 6 ай дәвамында машиналарын йөртүдән тыелган һәм моңа өстәп 30 мең сум күләмендә штраф та түлиячәкләр. Аны да 60 көндә түләмәсәләр, ул икеләтә артачак. Бер тапкыр эчеп юлга чыгудан күпме чыгым хасил булган. Файдасы юк, зыяны күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев