Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Гамәлләренә күрә җәзасы

Әгәр дә юлларда исерек хәлдәге йөртүчеләр була икән, бу бик куркыныч.

Җәяүлеләр өчен дә, транспорт чаралары хуҗалары өчен дә, гомумән, юл-транспорт хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә. Шуңа күрә, район һәм шәһәр юлларында тәртипсезлекләргә юл куймау максатыннан чыгып, Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре кизү торуларны даими оештыра. Кызганычка, бер генә тикшерү дә нәтиҗәсез узмый.

Соңгы рейдларның берсендә А.Р.Фәсхетдинов, А.Ф.Ханбиков йөртүендәге автомобильләр туктатыла. Бу кешеләргә карата автоинспекторлар беркетмәләр төзергә мәҗбүр була. Алар РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә гаепләнә.
Җәмәгать судьялары чыгарган карарлар буенча Фәсхетдинов та, Ханбиков та 1 ел 7 айга йөртү хокукларыннан мәхрүм ителә. Икесе дә 30 мең сум күләмендә штраф түлиячәк.
Беренче тапкырга аларга административ җәза гына каралган. Кабаттан эләксәләр, ул вакытта җәзасы да каты булачак.
 

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев