Гамәлләре сөендерми
Сак бул, юлда исерек!
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклау буенча планлы тикшерүләрне дәвам итә.
Әмма рейдлар даими уздырылып торса да, ул кайбер йөртүчеләрне туктатмый. Эчеп юлга чыгуларын дәвам итәләр. Кайберләре – беренче тапкыр, ә кайберләре кабат эләгә. Ә кабат-кабат эләгүчеләренә карата карарлар да катгый чыгарыла.
Соңгы рейдлар барышында автомобильчеләр Е.О.Медведев һәм И.Р.Фәтхуллин тоткарлана. Автоинспекторлар боларның шикле булуын шунда ук сизенеп ала һәм салганнармы-юкмы икәнен тикшереп тә карый. Кызганычка, нәтиҗәләре сөендерерлек булмый. Беркетмә төзелеп, эшләре җәмәгать судына җибәрелә. Аларга суд каршында баш иеп басып торырга туры килә.
Шулай итеп, И.Р.Фәтхуллин – 1 ел 7 айга, ә Е.О.Медведев 1 ел 9 айга машина йөртү хокукларыннан мәхрүм ителә. Икесенә дә 30 мең сум күләмендә штраф та түлисе булачак.
Спиртлы эчемлек яратуның нәтиҗәсе менә шундый була шул. Салмыш йөртүчеләр гамәлләрен кабатламыйк һәм аннан сабак та ала белик.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев