Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчеп юлга чыкмаска, тикшерәләр!

Сак бул: руль артында исерек!

Безнең тормышны хәзер транспорт чарасыннан башка күз алдына китерүе авыр. Дәүләт һәм җәмәгать транспортыннан тыш шәхси кешеләрнең дә автомобильләре җитәрлек. Бер гаиләдә алар берничә дә булырга мөмкин хәтта. Шуңа да юлларда кие­ренкелек тә көчле. Күп вакыт бөкеләрдә торып йөрергә туры килә. Димәк, ялгышырга, йөрү кагыйдәсен бозарга ярамый. Ә инде салмыш хәлдә дә булсаң, куркынычсызлык турында сөйләп тә торырлык түгел.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлларга руль артына исерткеч эчемлек кулланып чыгучыларны булдырмас һәм тәртипсезлекләрне кисәтү өчен планлы тикшерүләр уздыра. Шундый рейд барышында автомобиль йөртүчеләр А.С.Петухов һәм А.Д.Садыйков тоткарлана. Аларга тикшерүләр уздырылганнан соң, автоинспекторлар РФ КоАПның 12нче маддәсенә нигезләнеп, беркетмәләр төзи һәм җәмәгать судына җибәрә.

Хәзер суд карары буенча гаепләнүчеләрнең икесе дә 1 ел 7 айга йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм икесе дә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш. Әлеге административ җәза аларны акылга утыртмаса, кабат шулай закон бозсалар, җәзасы да катгый булачак. Эчү юньлегә илтми.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев