Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Дөнья түгәрәк: эчәсең һәм эләгәсең

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре салмыш автомобильчеләрне тоткарлау максатыннан чыгып, планлы тикшерүләрне даими уздыра. Әмма машина йөртүчеләр генә аларның кармагына эләгү куркынычы турында онытып җибәрә. Кызганыч.

Хокук бозган һәр кешегә җавап тотарга һәм саллы гына штрафын да түләргә туры килә. Түлисең килмәсә, эчмисең инде.
Дөнья түгәрәк шул: эчкәч юлга чыгасың, чыккач – тотыласың һәм суд каршына басасың да, машинаңа озак кына утыра алмыйсың. Менә шулай, Ф.Х.Хәйретдинов һәм А.А.Крестья­нинов автоинс­пекторлар кармагына эләгәбез дип уйлап та карамаган. Әмма чиксез игътибарлы һәм оста хезмәткәрләр андыйларны ерактан ук «күрә» белә. Тоткарланучыларга карата беркетмәләр төзелә һәм эшләре судка җибәрелә. Җәмәгать судьялары чыгарган карар буенча Хәйретдинов – 1 ел 6 ай, Крестьянинов 1 ел 7 ай дәвамында машиналарына кызыгып кына караячак, чөнки шул срокка хокукларыннан мәхрүм алар. Ә 30ар мең сум штраф турында әйтеп тә торасы юк.

Хөрмәтле автомобильчеләр, транспорт чаралары хуҗалары! Сак булыгыз, алкогольле эчемлекләрдән ерак торыгыз. Шул вакытта милкегез үзегездә калыр, акчагыз да булыр.
 

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев