Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

«Десертка» 30ар мең сум

Сак бул, руль артында исерек!

Исерек килеш руль артына утырып чыгучылар турында язуыбызны дәвам итәбез. Автоинспекторларның да шундыйларны тикшерүләрдән туктаганы юк. Ә автомобильчеләр, үз чиратларында, шулай ук, закон бозуларын уңышлы гына дәвам итә.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең соңгы рейд­ларының берсендә А.В.Грошев, А.В.Морозов йөртүендәге автомобильләр туктатыла. Нәтиҗәдә, аларның икесенә дә РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелә.

Җәмәгать судьялары гаепләнүчеләрнең мондый гамәлне беренче тапкыр гына кылуларын исәпкә алып, А.В.Грошевны – 1 ел 7 айга, ә А.В.Морозовны 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә. Икесенә дә «десертка» 30ар мең сум күләмендә штраф та салына. Хәзер инде бу кешеләргә айнык йөртүчеләргә кызыгып, җәяүләп кенә йөрергә кала. Нишлисең, йөрисең, башыңа төшкәч. Тик бу гамәлләре соңгысы гына булсын.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев