Бүген төштән соң, 3 гимназия янындагы күлдә яшүсмер су астына китә
ЮХИДИ

Бүген төштән соң, 3 гимназия янындагы күлдә яшүсмер су астына китә

Башта якыннары аны үз көчләре белән чыгарырга тырышалар, әмма Казаннан коткаручыларны чакыртырга туры килә.

14 яшьлек малайның гәүдәсен табып, ярга чыгарылды.
⠀
⚡ Алдан фаразлау буенча, 14 яшьлек яшүсмер дуслары белән күл буенда ял иткән.
⚡Бервакыт ул күл уртасындагы мәйданчыкка йөзеп керергә уйлаган, әмма суүсемнәргә чорналып, су төбенә киткән.
Аны иптәше коткарырга тырышкан, әмма нәтиҗәсез.
⠀
Фаҗига урынына оператив тикшерү төркеме килә.
⠀
Шәһәр прокуроры Анатолий Трифонов урында хокук сакчылары эшен җитәкли.
⠀
Бу эш буенча прокурор тикшерүе башланды.
⠀
Туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз!
⠀
Су яннарында сак булыгыз!


Нет комментариев