Бер атна эчендә 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган
ЮХИДИ

Бер атна эчендә 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган

Бер атна эчендә 29 юл-транспорт очрагы теркәлгән.

29 июль – 4 август көннәрендә бер атна эчендә 29 юл-транспорт очрагы теркәлгән. Берсендә бер кеше имгәнгән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Гоголь урамындагы борылышта «Хендай Солярис» автомобилен йөртүче 26 яшьлек хатын-кыз, юл йөрү кагыйдәсен бозуы нәтиҗәсендә, төп юлдан килгән 19 яшьлек хатын-кыз йөртүендәге «Лада Приора» автомобилен бәрдерткән. «Хендай» йөртүчесе җәрәхәтләнгән, аны район үзәк дәваханәсенә озатканнар. Әлеге бәрелештә «Лада» йөртүченең моңа кадәр 4 тапкыр административ җаваплылык­ка тартылган булуы ачыкланган.


Нет комментариев