Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер адым алга, ике адым артка

Сак бул: руль артында исерек!

Автомобильләр, биг­рәк тә шәхсиләре саны зур тизлек белән арткан заманда җәен дә, кышын да бик сак йөрергә кирәк. Кышын кар-бозы комачауласа, җәен юллардагы эшләр дә шактый гына киеренкелек тудыра.

Бер адым алга, бер адым артка үз ролен уйнарга, хәтта бәла-каза чыгарыр­га мөмкин. Шундый ситуациядә салмыш килеш руль артында утырып чыгучылар зур хата ясый, чөнки, әйткәнебезчә, юллар ялгышуларны, аеруча исерекләрне яратмый. Әмма машина йөртүчеләр арасында да төрлеләре бар шул.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторлары планлы тикшерүләр барышында руль артына исерек килеш утырып чыккан берничә автомобильчене – А.А.Шолоховны һәм С.Н.Михеевны тоткарлаган. Аларның алкоголь кулланулары ачыклангач, икесенә дә РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелгән һәм җәмәгать судына җибәрелгән.
Суд карары буенча гаепләнүчеләр: Шо­лоховны – 1 ел 6 айга, Михеевны 1 ел 7 айга йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Икесенә дә 30 мең сум күләмендә административ штраф салынган.

Мондый җәзаны алгач алар да айныгандыр, әлбәттә. Анысына шик юк. Тик срокларын тутыргач, кабаттан руль артына шундый хәлдә утыра күрмәсеннәр инде. Ул вакытта аларны җинаять җәзасына тартулары бар.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев