Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Балаларны «куркыныч» уенчыклардан саклагыз

Юл хәрәкәте иминлеге җәй көне актуаль тема булып кала. Җәен юлларда автомобильчеләр дә һәм шул ук вакытта ике тәгәрмәчле транспорт чараларын яратучылар активлаша.

Шулай да, безнең районда һәм республикада юл-транспорт фаҗигаләре белән хәлләр ничек тора?

Агымдагы елда  Яшел Үзән шәһәре һәм районы территориясендә 29 юл-транспорт фаҗигасе чыгып, аларда 10 кешенең гомере өзелгән һәм 31е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Ә менә республикада 1347 юл-транспорт фаҗигасе (ДТП) теркәлеп, 146 кеше һәлак булган һәм 1656 кеше җәрәхәтләнгән

Шулай итеп, безнең районда узган елның шул чоры белән чагыштырганда ДТПлар - 7гә, үлүчеләр 1 кешегә арткан, ә җәрәхәтләнүчеләр 7 кешегә кимегән. .

Иң авыр нәтиҗәләргә машиналарны каршы юнәлешкә чыгару китерә. Республикада шуңа бәйле 142 ДТП теркәлгән, 60 кеше һәлак булган һәм 243е яраланган.

20 июньдә Аксубайда ике автомобиль бәрелешүдән берьюлы 5 кешенең гомере өзелә. Монда бер йөртүченең исерек булуы, 2 пассажирның иминлек каешы кимәгәнлеге билгеле. Ә 22 июньдә Баулы районында 2 автомобиль бәрелешүдән 4 кешенең берсе генә исән кала. Шул ук көнне Минзәлә районында обгон ясаудан тагын 2 кеше якты дөнья белән саубуллаша. Соңгы икесенең яңгыр вакытында чыкканлыгы билгеле. Андыйда югары тизлектә йөрү аквапланированиегә китерә һәм автомобиль идарәгә бирешми.  Шуңа күрә яңгырда куркынычсыз тизлек сайлау бик мөһим.

Җәен велосипедчылар катнашында да фаҗигаләр күп теркәлә. Велосипедчыларга, самокатлар, индивидуаль мобиль чаралары белән идарә итүчеләргә юлны җәяүлеләр кичүе буйлап, велосипедтан төшеп чыгарга кирәк. Һәм,  һичшиксез, яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланып,  алар машина йөртүчеләр  күренеп торырлык булырга тиеш.

Җәяүлеләр катнашында республикада 363 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 22 җәяүле һәлак булып, 355е яраланган.

19 июньдә төнге сәгать берләр тирәсендә Яшел Үзән районында «Ниссан» автомобилен йөртүче  36 яшьлек ир  тиеш булмаган урыннан юлны чыгып барган җәяүлене бәрдерә, шул ук вакытта җир өсте җәяүлеләр кичүе 150 метр гына ераклыкта урнашкан. Нәтиҗәдә җәяүле һәлак  була. Аның киемнәрендә машина йөртүченең игътибарын җәлеп итә һәм шуның белән аның гомерен саклап кала алырлык яктылык кайтаручы элементлары булмый.

Шулай ук руль артында исереклек актуальлеген югалтмый. Шул сәбәпле автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да руль артында эчкечелек проблемасына битараф калмаска, полициягә хәбәр итәргә чакыра.

Мототехника һәм кызганычка  аны йөртүче балалар саны арта. Ата-аналар балаларына «куркыныч» уенчыклар (мотоцикллар, питбайклар, скутерлар) сатып ала, моның үз артыннан бик җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген тулысынча аңламый. Алар  катнашында 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 1 бала һәлак булган һәм 17се - җәрәхәтләнгән.

26 июльдә чыккан фаҗига: Яшел Үзән районындагы Красницкий бистәсе тирәсендә Дубровка авылында яшәүче 40 яшьлек ир квадроциклда 6 һәм 10 яшьлек уллары белән  йөргәндә, берсенә идарә итүне ышанып тапшырган. Нәтиҗәдә,   яшүсмер борылышта идарә итүне югалта һәм квадроцикл әйләнеп каплана. Башы нык бәрелеп, баш мие җәрәхәтләнгән бала шул урында ук үлә. 

ЯҮМР башкарма комитеты, прокуратура һәм ЮХИДИ катнашында балалар юл-транспорт травматизмы һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча җыелышлар үткәрелә. Аларның беренчесе 31ендә - Карамалы Тауда, 1 августта Бело-Безводноеда булды. Ә 2 августта ул Васильевода 16 сәгатьтә башлана.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев