Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Җәзасы җиңел түгел

Сак бул, руль артында исерек!

Машина руле артында гына түгел, аяк өсте исереп йөрү дә юньлегә илтми. Әмма, кайбер автомобильчеләр үзләрен генә түгел, башка юл-транспорт хәрәкәтендә катнашучыларны да куркыныч астына куя. Менә шундый хәлләрне булдырмас өчен автоинс­пекторлар планлы тикшерүләр уздырып тора.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, соңгы тикшерүләрнең берсендә шикләнеп, Х.А.Бектимеров йөртүендәге автомобильне туктата. Алар йөртүченең айнык булмавын сизенеп, тикшеренү кирәклеген тәкъдим итә. 

Нәтиҗәдә, аңа карата РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмә төзелә һәм эше җәмәгать судына җибәрелә.
Судья чыгарган карар нигезендә гаепләнүче 1 ел 7 ай машинасы руле артына утыра алмаячак. Моңа өстәп 30 мең сум күләмендә штраф та түлиячәк. «Салып чыгу» җиңел, ә менә җәзасы...Җиңел түгел.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев