Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Автомобиль турында онытырга туры килмәгәе...

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлларда планлы тикшерүләрне дәвам итә. Тикшермичә дә булмый, чөнки салмыш автомобильчеләр даими тоткарланып тора. Араларында кабаттан эләгүчеләре дә булмый түгел, була.

Мәсәлән, күптән түгел җәмәгать судында автомобильче Л.П.Бабичка карар чыгарыла. Руль артында исерек килеш ике тапкыр тотылганга күрә, аны машина йөртү хокукыннан 3 ел 4 айга мәхрүм итәләр һәм 60 мең сум күләмендә штраф салалар.
Бу көннәрдә генә ике автоледига – А.Е.Кирсанова белән Р.В.Әхмәтхановага да руль артында салмыш хәлдә булганнары өчен карар чыгарганнар. Икесенә дә 1 ел 6 ай дәвамында машиналарын онытып торырга туры килер. Өстәвенә 30 мең сум штраф та түләргә кирәк.

 

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев