Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Автомобиль йөртүче салмыш кешене күрсәгез, нишләргә?

Исереккә диңгез дә тубыктан дип, юкка әйтмиләрдер, мөгаен. Чөнки үз иреге белән «яшел елан» кармагына эләгүчедән яхшылык көтмә инде син.

Ә шунда автомобиль руле артында йөртүче салмыш булса, нишләргә кала? Тиз арада бу хакта полициягә хәбәр итәргә була. «Салган» килеш транспорт чарасын иярләүчеләрне ЮХИДИ автоинспекторлары үзләре дә еш аулый. Моның өчен планлы тикшерүләр яшәп килә. Андыйларны ничек күреп алалар дисезме? Алар инде күптән үз эшләренең профессионаллары, шик­ле йөртүчеләрне тиз күрәләр һәм тоткарлыйлар. Шуңа күрә, җәмәгать судьяларына да эш җитәрлек.

Соңгы тикшерү барышында автоинспекторлар кармагына автомобильчеләр Р.Р.Садриев һәм Д.Ш.Фәйзерахманов эләгә. Исерек булулары раслангач, аларга карата РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелә һәм тоткарланучыларның эшләре җәмәгать судына җибәрелә.

Хәзер инде суд карары буенча Садриев – 1 ел 6 ай, ә Фәйзерахмановы 1 ел 9 ай дәвамында руль артына утырып чыга алмаячак. 30ар мең сум акча да түләргә кирәк әле. Шушы гамәлләреннән соң сабак алырлармы-юкмы, анысын әлегә әйтеп булмый. Ә менә җәзаларының тагын да катырак булачагы көн кебек ачык.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә өзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев