Шуларның 818се – шәһәрдән, 421е – районнан. 384 кешене дәваханәгә алып киткәннәр. 125е – районнан, 259ы – шәһәрдән.
Рогачев урамында билгесез сәбәпләр белән баш мие җәрәхәтләнгән, селкенгән, ияк сөяге сынган 51 яшьлек исерек иргә медицина ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Васильевоның Татарстан урамында танышлары кыйнап, баш мие селкенгән һәм җәрәхәтләнгән 32 яшьлек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Засорин урамында 59 яшьлек хатын-кызны кияве кыйнаган. Аңа медиклар беренче ярдәм күрсәткән.
Нет комментариев